МОНОПОЛИ’СТИК с. 1) Монополия принципларына нигезләнгән; монополиядән файдаланган. Ул [Дж. Кейнс], башка галимнәрдән аермалы буларак, монополистик капитализм белән дәүләт идарә итәргә тиеш, дип исбатлый. Философия. XIX гасырның соңгы утыз елында ирекле конкуренцияне чикли торган монополистик капитализм формалаша. Политология. Бүген көндәшлекне яклау проблемасы, аның үсеше өчен уңай шартлар булдыру һәм тискәре монополистик күренешләргә каршы көрәш актуаль булып тора. Ватаным Татарстан 2) Монополия формасында булган. Монополистик оешма |