МОНОПОЛИСТ и. 1) Нинди дә булса өлкәдә монополиядән файдаланучы кеше яки оешма. Башкортстан, Казакстанда, бер дәрәҗәгә кадәр Урта Азиядә татар сәүдә капиталы кайбер заманнарда монополист ролен уйнап, халыкны бик нык талады. Г.Ибраһимов. Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендәге урманнар да мәрхәмәтсез рәвештә киселәләр, кырылалар, комсыз монополистлар тарафыннан вәхшиләрчә таланалар. М.Хәсәнов

2) Эре капиталист, монополистик капитал иясе. Без беләбез: һәрбер империалист, Монополист – ата шовинист ---. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә