МОНОМЕР и. гр. Полимер синтезлаганда төп материал булып кулланыла торган түбән молекулалы кушылма. Промышленность күләмендә үткәрелә торган күп кенә реакцияләр, мәсәлән, полимерлашу процесслары, чылбыр механизмы буенча уза, ягъни реакция өчен алынган гади молекулалардан – мономерлардан югары полимер материалларның зур молекулалары хасил була. Химия фаш итә. Беренчел ферментларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә иң әһәмиятле органик кушылмалардан нуклеин кислоталары, катлаулы полимер (ягъни күпләгән блоклардан – мономерлардан торган) матдәләр хасил булган. Галәм. Җир. Кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә