МОНОЛО’ГИК с. Монолог формасындагы. Хикәяләү, тасвирлау еш кына диалогик һәм монологик сөйләм белән үрелеп бара. Х.Миңнегулов. Ә менә демократиягә юл ачыла башлаган елларда матбугат монологик формадан диалогик формага күчү юнәлеше алгач, аның укучы белән ихлас аралашу ихтыяҗы көчәйгәч, жанрларның да үзгәрүе сизелә. И.Низамов. Эш шунда: шәкерт монологик хикәяләвендә үзе хакында гына түгел, бәлки үзе кебек «меңләр-меңләр егетләремезнең» аянычлы язмышы турында сүз алып бара. Ф.Гыйбадуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә