МОНОЛОГ и. гр. 1) Әдәби әсәрләрдә персонажның үз-үзенә, башка персонажларга яки тамашачыларга мөрәҗәгать итеп сөйләгән сүзләре. Ф.Бурнаш романтизмның сыналган алымнарын эшкә җигә: вакыйганы һәм геройны калкытыбрак, чынбарлыктан өскәрәк күтәреп сурәтли, --- диалог һәм монолог алымнарына күп таяна. Т.Галиуллин. Бу хәлне, мондый монологны, әлеге финалны башларына да китермәгән «коллегалар», ни әйтергә дә белми, аптырашта тора бирделәр. А.Хәсәнов 2) Кемнең дә булса башкаларга яисә үз-үзенә сөйләгән сүзләре (сөйләме). [Г.Хафизова:] Үземнең яраткан монологым Ч.Айтматовның «Анам кыры» әсәреннән... Бик яратып, вакытлар узган саен, үзем өчен генә дә укый торган монолог ул. Сәхнә |