МОНОЛИТ и. гр. кит. 1. 1) Бербөтен зур таш һәм шундый таштан ясалган предмет. Җөйләре булмаган бетон, монолит кирәк шул аларга. Ш.Галиев. Аның түбәсен кыя монолитыннан эшләнгән 18 метр биеклектәге колонналар тотып торганнар... Кызыклар дөньясында. Аларның «Командор» машинасы ташны коеп бара һәм монолит итеп ясый. Татарстан яшьләре 2) Каты материалларны кушу, берләштерү, коеп ясау нәтиҗәсендә хасил булган массив. 20 нче еллар ахырында монолит һәм җыелма тимер-бетон да киң кулланыла башлый. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. 1) Җөйсез, тоташ. Халыкта монолит йортлар турында төрле имеш-мимешләр йөрде. И.Нуруллин. Ул заманнарда тактадан кормаштырган әрҗәләргә коела торган монолит бетон бик хутта булды. Р.Мирхәйдәров 2) күч. Бердәм, таркалмаслык; нык, көчле. Һәм шундый нәтиҗә ясала: кыскасы, монолит милли бер тел юк. Милли телне монолит бер тел итеп уйлау ул, асылда, сыйнфый аермаларны күрәсе килмәгән буржуа милләтчеләрнең фикере генә. Г.Алпаров. Патриотик, бердәм, монолит хис, Накаллы хис һәрбер йөрәктә. Х.Туфан |