МОНОКЛЬ и. фр. Элек күзлек яки пенсне урынына кулланылган һәм бер күзнең чокырына куяр өчен эшләнгән түгәрәк формалы оптик пыяла. Тагын карап алам үзеңә: Килеш-килбәтең дә әйбәт бугай, Монокль дә килешә күзеңә ---. Һ.Такташ. Монокль кигән, зәһәрлегеннән иреннәре чалшайган Чемберлен карикатурасына бер эшче агай бармагы белән күрсәтеп тора: ул гаепле. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә