МОНОГРА’ФИЯ и. гр. Аерым бер мәсьәлә, темага кагылышлы тикшеренүләр һәм ачышларны яктырткан фәнни хезмәт, китап. Әгәр С.Вахиди саклап калган истәлекләрнең эченә кереп, аларның узгандагы реаль фәнни дәрәҗәбезне, әдәби фикер һәм халык иҗаты өлкәләрендәге казаныш һәм югалтуларыбызны өйрәнү өчен нәрсәләр бирә алуын барлый башласак та, катлаулы монография хасил булыр иде. М.Госманов. Кайбер галимнәрнең коры сүздән торган калын монографияләрен укып, тәмам тын кысылып беткән булган. М.Мәһдиев |