МОНОГРА’ФИК с. Монография формасындагы, монография рәвешендәге; монографиягә бәйле, монографиягә мөнәсәбәтле. Ә бер аспирантыма С.Хәлфинның фәндә инде шактый тикшерелгән сүзлегенә монографик планда тарихи-лингвистик анализ ясау бурычы куелды ---. Ф.Саттарова. Монографик темалар тормышны, тарихи чорны киңрәк иңләп алып күрсәтүгә бер язучы иҗаты ярдәмендә ирешергә мөмкинлек бирә. А.Әхмәдуллин. Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – монографик характердагы хезмәтләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә