МОНОГРА’ММА и. гр. 1) Ике яки берничә хәрефнең үргән сыман итеп, бер-берсенә бәйләп, бизәкләп язылган, чигелгән һ.б. сурәте. Вензель – исем белән фамилиянең яки ике исемнең бер-берсенә нәфис итеп уратып язылган баш хәрефләре (монограмма). М.Вәлиев

2) Шундый ысул белән язылган хәрефләр, сүзләр яки инициаллар, шартлы билгеләр. Әйе, капитан әфәнде, хатын-кыз кулъяулыгы. Монограммасы да бар. Т.Гыйззәт. Кешенең исеме, атасының исеме, нәсәбатыннан (фамилиясеннән) торган монограмманы да төрле сурәтләр рәвешендә язып була. Н.Гамбәр. Һәр чәнечкенең сабында бизәкләп язылган монограмма. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә