МОНОГА’МИЯ и. гр. 1) Үрчү сезонында бер ата организмның бер генә ана организм белән кушылуы (кошларда, кайбер имезүчеләрдә һәм бөҗәкләрдә) 2) Бары тик бер хатын (ир) белән яшәү; берникахлылык. Әлеге бәйрәмнең моногамия урнашканчы формалашканлыгын фаразларга нигез бар. Р.Сафин. Икенче яктан, шул моногамия (берхатынлылык) белән без ир-атларыбызның хакын шуның кадәр кыстык, ул бичара, хатын рөхсәтеннән башка, мунчага да барып кайта алмый. Татарстан яшьләре. Монда, үзегез күрәсез, моногамия, ягъни бер кешегә: иргә яки хатынга тугрылык турында сүз дә бармый. Ватаным Татарстан |