МОННАН а. 1. «Бу» алмашлыгының чыгыш килеш формасы. – Моның атасы юктыр, ятимдер, моннан ни файда булыр?! – диделәр. К.Насыйри. Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. 1) Бу урыннан, биредән. Тизрәк, тизрәк качарга моннан! М.Хәсәнов. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Н.Фәттах. Ишегалдындагы тротуар моннан уч төбендәгедәй күренеп ята. Ф.Бүләков 2) Бу хәлдән, бу вакыйгадан, бу мәсьәләдән, бу очрактан. Минем өчен моннан да зуррак сюрприз юк. Р.Вәлиев. Хатын өчен моннан да зуррак бәхет бармыни дөньяда! Н.Гыйматдинова 3) Вакытны белдергән сүзләр белән килгәндә, күрсәтелгән вакыттан (сәгатьтән, көннән һ.б.), шул моменттан башлап. Моннан 5 – 6 ел элек килүендә ул Аны күрә торган була. Г.Рәхим. Моннан өч ел элек мин сезне мәктәп ишегалдында күрдем. Р.Юсупова |