МОНИТО’РИНГ и. ингл. 1) Биосфера һәм аның аерым өлешләренең хәлен күзәтү һәм аларның киләчәктә нинди булачагын алдан әйтү өчен төзелгән комплекслы тикшерү системасы. Һава атмосферасын, су, туфрак байлыкларын саклау, калдыклар белән эш итү, идарә, мониторинг системаларын камилләштерү һ.б. чаралар экологик сәясәтне тормышка ашыруның төп өлешләре булып тора. Ватаным Татарстан. Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренә караганда, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарында урманнарның янгын хәвефлелеге иң югары чиккә җиткән. Шәһри Казан

2) Үсеш, үзгәрешне контрольдә тоту; теге яки бу процессның динамикасын өйрәнү, беренчел һәм соңгы нәтиҗәләрен даими чагыштыру, күзәтү, прогноз ясау. Икенче яктан, телебезгә мониторинг, кластер кебек «гөнаһсыз» сүзләр генә түгел, бигрәк тә мәгълүматлаштыру һәм икътисад өлкәсенә караган чит тел терминнары ургылып керә. М.Вәлиев. Нинди генә шәхес, сыйныф, группа булмасын, аларны компетентлы рәвештә диагностика, мониторинг аша үткәрмичә, шуннан соң тиешле төзәтүләр ясамыйча, бу мәсьәләдә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Ф.Харисов. Дәвалау оешмаларында исә, авыруның төрен ачыклау өчен, мониторинг үткәрү гадәткә керде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә