МОНИТОР и. лат. 1) Компьютер, телевизор һ.б.ш. техник җайланмалардагы мәгълүматны күрсәтә торган экран, дисплей. Ул тагын клавишка басты, һәм инде меңенче кабат мониторда теге күренеш пәйда булды. М.Кәбиров. Шулай ук, теләгән кеше «Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы материаллар, фоторәсемнәр, иллюстрацияләр, документлар, башка тарихи мәгълүматлар белән компьютер мониторында әйләнеп торган хәрәкәттәге экспозиция аша да танышты. Казан утлары 2) махс. Яр буендагы һәм ярга якын урнашкан объектларны, дошман корабльләрен җимерү өчен файдаланыла торган, эре калибрлы артиллерия белән коралланган хәрби корабль. Тральщик, охотник, монитор, сторожевой катер, торпедный катер була икән... М.Мәһдиев 3) махс. Җир катламнарын һәм тау токымнарын көчле су агымы белән юдырып эшкәртә торган җайланма |