МО’НДЫЙ а. 1) Нәрсәнең дә булса сыйфатына, дәрәҗәсенә, үзгәлегенә ишарә итеп, аны башкалардан аерып күрсәтү өчен кулланыла. Балалар, мондый тәмле балык ашаганыбыз юк иде әле, диделәр. Г.Әпсәләмов. Мондый чакта һич өйдә утырасы килми. Ф.Яруллин. Болай гына арттырып җибәрү мондый көнне табигый иде. М.Маликова

2) Гомумиләштерүче сүз буларак кулланыла. Әбүзәр абзый мондый дәһшәтне госпитальдә үләселәрен белгән яралы сугышчыларның күзләрендә күп күргән иде. Г.Әпсәләмов. Мондый теләк күптән туса да, мин аны төрле сәбәпләр аркасында үти алмыйча йөрдем. Ә.Еники. Икенче капка өчен мондый уңайлы куак юк иде, кырмыска түмгәкләреннән файдаландылар. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә