МОНДАГЫ а. 1) Бу урындагы, биредәге, шушындагы. Җимеш бакчалары күзгә күп чалынмый, юл буйлары шәрә, мондагы басулардан иген-тару әллә кайчан җыйнап алынган. Т.Әйди. Мондагылар монда калырга тиеш. Ф.Яруллин. Мондагы һәр укымышлы, зыялы белән бергәләп, милләт өчен күп эшләр башкарган адәм булам. Ф.Сафин

2) Бу урында туып-үскән, озак яшәгән яки яши торган. Чынлап, абзый, аңлый алмадым; мин бит, абзый, мондагы кеше түгел. Г.Камал. Келәүлекне биек койма белән әйләндереп алгач, мондагы кешеләр аллаларга зекер әйтеп, иркенләп, тынычлап яши башлаганнар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә