МОНДА а. 1. «Бу» алмашлыгының урын-вакыт килеш формасы. Үзләре исә монда барыбер колхоз эшендә катнаштылар һәм шулай күмәк тормыш мәктәбе уздылар булса кирәк. Ә.Баян. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Бу урында, биредә. Монда тирән түгел, хәтәр чоңгыллар да юк, әмма төбе бик алама: тубыктан батарлык мәте генә... Ә.Еники. Капкадан базар эченә керделәр, монда да мәхшәр: койма тирәли әйбер сатучылар тора ---. Р.Кәрами. Тып-тын дала. Монда сугыш үткән. Р.Вәлиева

2) Бу очракта; бу мәсьәләдә, бу моментта. Монда мәсьәлә, бәлкем, курку-курыкмауга гына да кайтып калмыйдыр. Р.Юныс. Монда инде сәясәт аңкый: әйтерсең җөмһүрияттә татар дигән зур халык, аның мәгыйшәте юк. С.Хафизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә