МОНГО’ЛЧА рәв. 1. 1) Монгол телендә. Камыр әчетү төркиләргә, гомумән, әллә кайчан билгеле: борынгы төрки – эгэрчэ, татарча – әгерҗе, игәрче, алтай, хакас телләрендә – аарчы, тувача – аарҗы, монголча – аарца, агарча – әче камырны, катык оеткысын белдерә. Р.Әхмәтьянов. Мәсәлән, бүгенге көндәге алтайлылар телендә «җиз» – ку-улы дип, монголча «күл» – ну-ур дип атала. Н.Фәттах. Бу темага режиссёр Л.Эрдэнебулганның чиста монголча, инглиз режиссёры Эдвард Базалдеттның Чыңгызханның яулап алулары турындагы, тагын японча, кытайча фильмнар булганда, күпләрдә, тагын бер фильм кирәкме икән, дигән сорау тугандыр. Ватаным Татарстан

2) Монголларга хас булганча

2. с. мәгъ. Монголларга хас; монгол телендә булган, монголларга караган. Солтаннары да парча кафтаннардан, кыргыз бүрегеннән иде; бөтенесе дә бик күркәм, монголчарак йөзле, гадәттән тыш ирләрчә мәгънәле кыяфәттә иделәр. М.Галиев. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Р.Фәхретдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә