МОНГОЛО’ИД с. 1. Кешелекнең төп расасының берсенә хас булган сыйфатларны үз эченә алган: кара туры чәч, кысык күз, сары тән, җәенке борын; шундый кыяфәттәге. Себердәге, Урал артындагы, Әстерхан өлкәсендәге татарларның чырае монголоид. Р.Батулла. Көнбатыш Украинада, мәсәлән, бер авыз сүз татарча әйтмәсәк тә, урамда монголоид йөзле дип таш атып калганнары булды. Ватаным Татарстан. Монда, Катмандуда, буддистлар да (монголоид йөзле), һиндиләр дә яши. Кызыл таң

2. и. мәгъ. Шул раса вәкиле. Халыклар арасында монголоидлар да, европеоидлар да бар. Н.Фәттах. Монголоид дип, саргылт тәнле, кара кыл чәчле, сирәк сакал-мыеклы, җәлпәк битле, почык борынлы, калку яңаклы, кысык күзле кешегә әйтелә. Р.Фәхретдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә