МОНГОЛЛАШУ ф. Монголларның телен, гореф-гадәтләрен һ.б.ш. яхшы белү, үз итү, кабул итү. Монголлашкан татар

Монголлаша башлау Монголлашу билгеләре сизелү

Монголлашып бетү Тәмам монголлашу. Коллыкка төшкән татарларны Темучин гаскәренә кушалар, һәм алар монголлашып бетәләр, ләкин исемнәре таралып кала. Татарстан тарихыннан хикәяләр

Монголлашып калу Ниндидер сәбәпләр аркасында монголлашу. Ә монголларда татар каны булуы турында дөрес әйттең, чөнки Чыңгыз башлаган суештан соң исән калган татарлар монгол кабиләләренә сатылып монголлашып калдылар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә