МОНГОЛ и. Урал-алтай төркеменә караган телдә сөйләшүче, Монголиядә һәм Кытайның Эчке Монголиясендә яшәүче төп халык; шул халыкның бер вәкиле. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. М.Хәбибуллин. Монголлар да, беләсез ич, капитализмны сикереп үтеп, социализм төзи башлаганнар. Ф.Хуҗин. Аның берсе монголны хәтерләтә, икенчесе Иреккә иконалардан таныш булган Гайсә пәйгамбәргә тартым булып күренә. Ф.Садриев |