МОНА’ШКА и. рус Монах тормышы алып баручы хатын-кыз. Табутны монашкалар урап алган. Г.Әпсәләмов. Басыйр бабайларга бик ерактан – Тинкәү дигән җирдән – туганнары белән Анна исемле монашка килә икән. Ә.Баян. Монашка дигәннән, алар һич тә без күз алдына китергән, фани дөньядан ваз кичкән ак чырайлы төссез хатыннар түгел. М.Мәһдиев |