МОНАХ и. гр. Үзенең гомерен Ходайга хезмәт итүгә багышлаган, гадәттә монастырьда яшәүче һәм чиркәү кагыйдәләре таләп иткән тормыш алып баручы ир-ат. Караңгы чырайлы монахлар власть вәкилләренең кемнедер эзләп килүен инде аңлап алганнар иде. З.Фәтхетдинов. Диңгез буендагы бу храмда бертуган дүрт монах яши. М.Мәһдиев. Данила, җимерек каланы урап чатырына кайтканда, берничә монахны очратты. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә