МОНАФИКЪ и. гар. 1. Сөйләгәне белән күңелендәгесе бер үк булмаган, эчкерле кеше. Бәс, карт әйтте: «Мин Нәҗедтән килдем. Күп эшләрне тәҗрибә кыйлдым. Мин һич монафикъ түгелмен», – диде. К.Насыйри. [Мулла:] Әүвәл бит пәйгамбәребез заманасында да монафикълар булган. Г.Исхакый. Кыйтгалардан тавыш кайтарыла, чын-хак җавап төсле: «Монафикъ!» З.Мансуров 2. с. мәгъ. иск. Икейөзле, эчкерле. Җәмгыять икейөзле, аңарда монафикъ сыйфатлар җитәрлек. Р.Низамиев. Кальбеңне генә керләмә, монафикъ булма. М.Әмирханов. Партиягә ышанмаган килеш, Аллага ышанган килеш, партиягә керсәм, «мин коммунист» дип нәгьрә орсам, мин икейөзле – монафикъ булыр идем. Р.Батулла |