МОНА’У алм. диал. Бу; менә бу. Шул ук көннеме, соңракмы, минем артта утырган икенче бер кыз көтмәгәндә, барыбыз да тырышып тактага апа язган сүзләрне күчергәндә, бөтен классны яңгыратмасынмы: – Апа, карале, монау малай гел басма хәрефләр белән яза! Ә.Баян. Монау якта ана урманыбыз бар, шунда эшлибез. Ә.Гаффар. – Анысын монау кәндигә тезегез, – дип, хуҗа хатын юлдашыма ак тастымалга төргән бер яссы әйбер сузды. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә