МОНА’РХИЯ и. гр. 1) Югары дәүләт хакимияте бердәнбер хөкемдар – монарх кулында булган идарә итү формасы. Монархия җимерелде, хөррият килде, телләр чишелде, һәм бик табигый рәвештә безнең җәмәгатьчелектә татарның киләчәге турында кызу бәхәсләр башланды. Ә.Еники. Янә дә демократия дия-дия властька килгән Дәүләт Думасы депутатлары, империя, монархия идеяләрен яклап, милләтләрнең халыкара үзбилгеләнү хокукын аяк астына салып таптарга җыеналар. Т.Миңнуллин. Монархия – бер кеше хакимияте дигән сүз. Философия 2) Шундый идарәле дәүләт. Казан ханлыгы монарх эшчәнлегенә феодаль курия һәм феодаллар съездлары ярдәмендә юнәлеш бирелгән феодаль монархия була. Б.Хәмидуллин |