МОНАРХИЗМ и. нем. 1) Монархияне дәүләт хакимиятенең бердәнбер формасы итеп санаган сәяси юнәлеш. Демократиядә яшәргә өйрәнмәгән, монархизм, тоталитаризм, тирания, деспотизм рухында гасырлар буена тәрбияләнгән Русия халкы коллыктан арынырга теләмичә тартышты, Ельцинны кабул итә алмады. Хезмәт даны

2) к. монархия. [Француз] монархизмына каршы либераль буржуа фикерләр (кафеларда оешкан беренче ячейкаларда) үскән. Г.Гали. Монархизм чорында урыс булмаган халыкларны чукындырып руслаштыру булса, СССР чорында бу сәясәт ялган «интернационализм», «халыклар дуслыгы» шигарендә үткәрелде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә