МОНАРХ и. гр. Монархия башлыгы (патша, король, император, солтан һ.б.). Халыкларга андый монархларны күрергә язмасын! М.Мәһдиев. Я, кайсы монарх шулай вакланып, барысын да белеп эшләргә сәләтле булган?! Кызыклар дөньясында. Татар халкының (рус булмаган башка халыкларның да) аерым милли мәнфәгатьләренә килгәндә, монархлар сүздә үзләрен татарларны яклаучылар итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу мәнфәгатьләр игътибарсыз калып килә. Ватаныбыз тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә