МОНАРЛАНУ ф. Һаваның куерып, ерактан болыт төсле булып күренеп һәм зәңгәрләнеп торуы. Кызды һава монарланып, Кыр белән дала чобарланып. Дәрдемәнд. Монарланган һаваларның, күкнең төсе Күзләреңә керә, килә җир, дым исе. Р.Гаташ. Сары алтын – сагышлары, борчулары – сары сыман һәм кызара бара сыман, кыза, монарлана сыман ---. Р.Миргалимов Монарлана бару Торган саен ныграк монарлану Монарланып китү Кинәттән монарлану Монарланып тору Монарланган хәлдә булу, монарланып күренү. Һава монарланып тора |