МОНАЗЫЙР и. гар. иск. кит. Бәхәсләшүче, сүз көрәштерүче, дискуссиядә оппонент. Моназыйр Җиһанша исеме белән мәшһүр булды. З.Һади. Бу елларда Зыя мәдрәсәнең пишкадәмнәреннән булган бер моназыйр илә бик чынлап якынлашты. Г.Ибраһимов. Бу кеше Нижегород губернасыннан булып, бервакытлар Касыйм каласында үзалдына гөжләгән бер мәдрәсәдән уртакул бер «моназыйр», «тәүфикълы» гына бер хәлфә булып чыккан ---. Ш.Камал |