МОНАЗАРА и. гар. иск. Бәхәс, сүз көрәштерү, диспут. Вакыты буш булганда, ул [Рөстәм] үзенчә яхшы дип белгән студентлар янына барып утыра, сүзгә катышмый гына, аларның үзара моназара кылышканнарын тыңлый: ара-тирә аларның җиңел генә эчке мәҗлесләренә дә катышкалый. С.Җәлал. Ул [Гаспринский] партия низаглары белән чыккан моназараларда, үзенең кызу табигатенә, чандыр буе күрсәтә торган гасабилегенә капма-каршы буларак, гаҗәп бер салкын канлылык саклый ала, вә бу аңар бик килешә, аның ул низаглардан өстен торганлыгын ачык күрсәтә иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә