МОМЕНТ и. лат. 1. 1) Нинди дә булса эш, күренеш, хәрәкәт башкарыла, үтәлә торган бик кыска вакыт арасы; мизгел. [Рашат:] Шушы моментта мин Ленин мавзолее каршындагы бер йорттан шалтыратам. Ф.Садриев. Димәк, Мәрьям Вәсилевна әле пристаньда ук каты яраланган булуына карамастан, коточкыч авыртуга бирешмичә, хәвефле моментта үз постында торуын дәвам иттергән һәм, пароходны һәлакәттән алып чыгып, тәмам хәлдән тайгач кына аяктан егылган икән. С.Сабиров

2) Нәрсәнең дә булса үсешендә билгеле бер этап, чор. Кысылу нәтиҗәсендә массаның концентрациясе артканнан-арта, һәм, ниһаять, шундый бер момент килеп җитә ки, аның өстендәге гравитация көче шулкадәр зурая, аны җиңү өчен, яктылык тизлегеннән дә зуррак тизлек кирәк булыр иде. Галәм. Җир. Кеше

3) сөйл. Нинди дә булса күренешнең, хәлнең һ.б.ш. аерым бер ягы. Ләкин бөеклек өчен әле тагын бер момент зур әһәмияткә ия. М.Вәлиев. Монда җитди бер психологик момент бар. М.Маликова. Монда тәрбияви момент та бар: хорафатлык шаукымын кертмичә генә, табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү. Шәһри Казан

4) Уңай очрак, җайлы вакыт. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде: – Миңа ыздача нәрсәгә? М.Мәһдиев. Ул миңа сыйрагымны чеметеп җавап кайтарырга булган, ахрысы, тик моментның файдалырагын сайлаган, күрәсең: бер хатын әче итеп кычкырып җибәрде. Ә.Гаффар

5) сөйл. Фактор, факт. Районыбыздагы барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең көн үзәгендә булган барлык проблемаларны да хәл итәргә әзер торуларын һәм демократиялелеген безнең өчен уңай һәм бик кирәк момент дип кабул итәргә кирәк. Байрак

6) Әдәби әсәрләрдә ниндидер бер аерым вакыйга, хәл һ.б.ш.ны тасвирлаган эпизод, күренеш. Зөлфия сөйләгән әкиятләрдә әллә ниткән куркыныч моментлар була иде, һәм һәр кичне берничә бала, шул куркыныч моментны сөйләгәндә, дерелдәп урыныннан сикереп тора да йомылып өенә йөгерә иде. М.Мәһдиев. Либреттода очраклы хәлләр фабуланы төзүче хәлиткеч момент булып торалар. М.Җәлил

2. рәв. мәгъ. сөйл. Бик тиз, хәзер үк. Көпә-көндез төш күрә башласаң, немец момент әсир итеп урлап китәр, Ходай сакласын! Ш.Рәкыйпов. Ул үзе дә кеше белән момент дуслаша торган малай булып чыкты. Х.Сарьян. Фирүзәттәй, черек капка баганаң аварга тора. --- без аны момент утыртып куярбыз! М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә