МОЛОДЕЦ хәб. сүз рус сөйл. 1. Мактау, хуплау, соклануны белдерү өчен кулланыла. Үзең дә молодец инде: сүзне тыңлый белдең. Г.Ахунов. [Әбләлимов:] Молодец! Колыннар үстерәсең икән анда? Ишеттерделәр. А.Гыйләҗев. – Молодец! – диде Рашат һәм шапылдатып кул чапкандай итеп куйды. Ф.Садриев 2. с. мәгъ. Булган; мактауга лаек. – Минемчә дә молодец кыз ул, – диде лейтенант Павлова һәм кабатлап әйтеп куйды: – Молодец кыз! А.Шамов |