МО’ЛНИЯ и. рус 1) махс. Ашыгыч телеграмма. [Фәнис:] Ике атналык эшне биш көндә! Молния белән бүген үк редакциягә хәбәр итәм. Г.Минский 2) Даими һәм оператив рәвештә көндәлек тормыштагы иң мөһим вакыйга, хәлләрне яктыртып бара торган стена газетасы 3) Аяк һәм өс киемнәре, сумка һ.б.ш.ларда төймә, каптырма, шнур урынына кулланылган, тиз ачыла-ябыла торган тасмасыман җайланма. Чын тукымадан тегелгәнлеге сизелеп торган банан чалбар, илле кесәле, җитмеш җиде молнияле авангард модалы куртка кигән [М.Юныс], аягында «Пума» кроссовкасы. М.Галиев. Манар алдыннан киемнәрдәге төймәләрне, каптырмаларны, молния каптыргычларын сүтеп алырга, кесәләрен әйбәтләп әйләндереп, щётка белән чистартырга кирәк. Файдалы киңәшләр |