МОЛЛЮ’СКЛАР и. лат. зоол. Гадәттә кабырчык белән капланган умырткасыз, йомшак тәнле хайван. Күл, урманнар, басу, хәтта тропик балыклар, яшел суүсемнәр һәм моллюсклар яши торган аквариум – болар барысы да экологик системалар. Галәм. Җир. Кеше. Монда акчарлаклар чокырларга кереп калган балыкларны җыялар, диңгез керпеләренең кабыкларын ачалар, лайдан суалчаннар һәм моллюсклар эзлиләр. Хайваннар турында очерклар. Төче сулыкларда (күбесенчә чиста салкын тау чишмәләрендә һәм елгаларында) һәм диңгезләрдә ташларга, үсемлекләргә, моллюсклар кабырчыгына берегеп, төрле төстәге кунык яки таплар хасил итеп яшиләр. Ботаника |