МОЛДАВАН и. Роман телләренең берсендә сөйләшкән, Молдавиядә яшәгән төп халык һәм шул халыкның бер кешесе. Ул көннәрдә әле гагаузларның гына түгел, алардан күпкә өстен торган --- молдаваннарның да милли аңы уяну хәрәкәте болай дөрләп кабыныр дип фараз итү бик кыен иде. Т.Әйди. Молдаваннар, дисең, күрмиләрме Изгәнлеген «урыс теллеләр»нең?! Ә.Синугыл-Куганаклы. Олы юлдан авылга таба борылуга, безне милли киемдәге молдаван дуслар чигүле сөлгегә куелган ипи-тоз белән каршыладылар. Ш.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә