МОКЫТЛЫК и. Мокыт булу. Әлбәттә, «кала шәкерте» була торып, миңа мокытлык, җебегәнлек күрсәтергә һич ярамый иде. Ә.Еники. Мин үземнең мокытлыгымны аңладым: Сабантуйга кул селтәп түгел, әнә шулай палас җәеп утырырлык итеп барасы. М.Мәһдиев. Мине иң куандырганы һәм сокландырганы: аңарда (Әмирхан Еникидә) мокытлыкның эзе дә юк. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә