МОКЫТЛАНУ ф. 1) Аңгыралану, мәнсезләнү. Мокытланып, ишек төбенә чүмәшеп, түрдәгеләр ыргыткан сөяккә ризалашып утыру безгә килешми. Т.Миңнуллин

2) Үзеңне мокыт шикелле тоту. Үз хатының турында «минем хатын» дип мокытланып сөйләшәсе түгел. М.Мәһдиев

Мокытлана бару Көннән-көн ныграк мокытлану. Картая барган саен мокытлана барабыз. Сөембикә

Мокытлана башлау Мокытлану билгеләре сизелү

Мокытлана төшү Беркадәр мокытлану

Мокытланып бетү Бөтенләй мокытлану. Кайда Айрат Арсланов мәктәбе? Әллә инде бүгенге яшьләр яисә уртарак буын мокытланып беткәнме, шашканмы, белемсез-тәрбиясезме? Р.Сибат

Мокытланып калу Берәр вакыйгадан, тәэсирдән соң мокытка әйләнү

Мокытланып китү Кисәк, көтмәгәндә мокытлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә