МОКЫТ с. Аңсыз, мәнсез; үз фикере булмаган; йомшак холыклы, жебегән. [Ибраһимов:] Сәламәт булсагыз, ник саклану турында уйланмыйсыз, ваемсыз гына: «Дөрес, өстемә алам», – дип, мәлҗегән мокыттай мыгырдап утырасыз? М.Насыйбуллин. Җиде-сигез ел хезмәт иткән, сугыш узган бу егетләрне алыштыру өчен, миндәй мокытларга сафка басарга кирәк иде... М.Мәһдиев. Без – авыл мокытлары – таяк, йодрыкны гына аңлый идек шул. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә