МОКАСИН и. ингл. 1) Төньяк Америка индеецларының күннән эшләнгән, оекка охшаш йомшак табанлы аяк киеме. Индеецлар ак тәнлеләр белән сугышканда йомшак табанлы мокасиннар киеп йөргәннәр. Робинзон эзләреннән

2) Йомшак табанлы, үкчәсез аяк киеме. Нейлон күлмәкләр, твид тройка костюмнар, вельвет пинжәкләр, мамык кытай полуверлары, очлы башлы мокасиннар, калын платформа табанлы туфлиләр, төрле фасондагы эшләпәләр, туза белмәс габардин һәм бостон костюмнар, киң каптыргычлар һәм галстук булавкалары... Болар игътибарлы кешегә кием хуҗаларының язмышы турында бик күп нәрсәләр сөйли иде. Р.Мирхәйдәров. Студентның өстендә ательеда тегелгән кыйммәтле костюм иде. Аягында затлы мокасин. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә