МО’ЙВА и. фин Корюшкачалар семьялыгыннан вак тәңкәле кечкенә диңгез балыгы. Авылча гына киенгән бер апа безнең янга килде дә әрҗәдәге туңдырылган мойва балыгын бармагы белән төрткәли башлады. М.Мәһдиев. Өч бармаклы акчарлаклар төньяк балыклары булган мойвалар көтүе артыннан башкаларга караганда ешрак очалар. Хайваннар турында очерклар. Алар өчен шәhәрдән атна саен туңдырылган минтай балыгы, өебез өстәленә 4 – 5 айга бер генә менеп кунаклаган тәмле мойва балыгы, эре hәм майлы булып үссеннәр өчен, балык мае кайтарыла иде. Татарстан яшьләре |