МОЗА’ИКА и. фр. 1) сәнг. Нинди дә булса өслеккә төрле төстәге вак пыяла, таш, эмаль, мәрмәр һ.б. материаллардан тезеп ясалган бизәк, сурәт. Әллә сез минем портретны мозаика итеп ясап, берәр кибет стенасына элмәкче буласызмы? М.Маликова. Христиан һәм ислам диннәре сәнгатен иксез-чиксез алтын-көмеш мозаикалар белән чагылдырган дөньядагы бердәнбер корылма бу, диләр төрек дуслар күпне күргән Айя-Софья мәчете турында. Т.Нәҗмиев. [Рифкать Вахитовка] Ташкентның «Динамо» стадионында керамик плиткадан төзелгән мозаикасы һәм «Ташкент – 2» аэропорты фойесының бизәлеше уңыш китерә. Р.Солтанова

2) җый. мәгъ. Шундый бизәк ясау өчен файдаланыла торган пыяла, мәрмәр, төсле таш һ.б. материал кисәкләре. Сарайның үзәк өлешен каплап торган гөмбәзе ак-зәңгәр төстәге мозаика белән капланган булган, түбәнең уртасында 90 кг чамасындагы алтын ай торган. Татар халкы һәм Татарстан тарихы

3) Төсле ташлар, тонык пыяла, мех, күн һ.б. материаллардан бизәк ясаудан гыйбарәт монументаль нәкыш сәнгате

4) Төрле төстәге һәм формадагы кисәкчекләрдән, вак предметлардан бизәк, рәсем җыюдан гыйбарәт балалар уенчыгы. Мин инде кактус турындагы легенданы тыңламас өчен мозаика төзеп утырырга да әзер идем. А.Гыймадиев. Шакмак урынына төймәләр, мозаика һәм башка вак уенчыклар да кулланырга мөмкин. Ф.Харрасова

5) күч. Күп төрле элементлардан, өлешләрдән, компонентлардан торган әйбер. Яфрак мозаикасы да үсемлекләрнең яктылык яхшырак төшүгә җайланышы булып тора. Ботаника. Белем исемле мозаиканы күз алдыгызга китерегез, ә сез – аның һәр кисәге. Илһам канатында

6) күч. Төрлелек; төрле әйберләр (предметлар, әсәрләр, карашлар, фикерләр, вакыйгалар һ.б.) бергәлеге, катнашмасы. Шагыйрь Зөлфәт исә К.Латыйпның ирекле шигырьдәге уңышларын, үзенчәлекле ритмикасы китергән яңалыкны билгеләп, болай язды: «Тормышның үзенчәлекле мозаикасы, панорамасы күз алдына килә...» Р.Гатауллин. Шәһәр – калейдоскоп, шәһәр – мозаика. М.Мәһдиев. Хәзерге заман сурәтле әсәрләр мозаикасында А.Хисамов хезмәтләре төсләр палитрасының куе буяулары һәм кояш яктысының муллыгы белән аерылып тора. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә