МОЗА’ИК с. 1) Мозаикага охшаш, аерым элементлардан торган. Моңа инде мең ярым ел вакыт үткән булса да, әле мозаик эшләрнең бик күбесе сакланган. Х.Миңнегулов. Соңрак Глория, ничектер, Рушанга, Яшьләр йортының яңа бинасындагы фойеның зур диварын «Мотоциклчылар» дигән мозаик панно бизәп торсын иде, дигән теләк белдерде. Р.Мирхәйдәров 2) Мозаика рәвешендәге, мозаика техникасында эшләнгән. Күзгә кереп торган метафоралар, капма-каршылыклы – кычкырып торган логик фикерләр аңарда юк диярлек, ул мозаик штрихлардан җыелган микросурәтләр белән рәсем ясый. Р.Миңнуллин. Бу – шулай ук шагыйрь дә булган прозаик әдип Марсель Галинең «Догалы еллар» исемле портрет-эсселардан гыйбарәт мозаик бер романыдыр. Р.Гаташ. Ерткыч, гәүдәсен агач кәүсәсенә нык терәп ботак өстендә ятканда, тропик агачларның күләгәле яфраклары аркылы төшә торган кояш леопардның мозаик төсен әйләнә-тирә төсенә куша һәм аның тирәсендәге боҗралар, таплары белән катнаша. Хайваннар турында очерклар |