МО’ДУС и. лат. кит. Төр; ысул, алым (юриспруденция, фәлсәфә, логикада кулланыла). «Ак эт», «Шүрәле» кебек хикәяләрдә ироник модус алга чыга ---. Д.Заһидуллина. Аныңча, гүзәллек, Абсолютның модусы буларак, табигатькә дә, җәмгыятькә дә хас объектив көч. Философия. Шигъри модус белән эш итү осталыгын Х.Туфанның «Иртәләр җитте исә» шигыре ачык аңларга ярдәм итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә