МО’ДУЛЬ и. лат. 1. 1) физ. Төгәл фәннәрдә кайбер коэффициентлар атамасы. Эластиклык модуле. Кысылыш модуле. Каршылык модуле 2) мат. Билгеле бер система логарифмын табу өчен, башка система логарифмын тапкырларга кирәк булган сан 3) Космик корабльнең мөстәкыйль оча ала торган аерым бер өлеше. Америка Кушма Штатларының ике астронавты Нейл Армстронг һәм Эдвин Олдрин Ай өстенә аяк бастылар. Алар анда төшү һәм күтәрелү модуленә утырып төштеләр. Кызыклар дөньясында. Кеше яшәрлек 8,5 тонна авырлыгындагы «Небесный дворец – 1» модуле Җир тирәсе орбитасына 2010 –2011 елларда чыгарга тиеш. Мәдәни җомга 4) Форма, модель; калып, өлге. Аттестатлар компьютерда махсус модуль ярдәмендә рус телендә тутырылачак. Шәһри Казан 5) Берәр конструкциянең, корылманың чагыштырмача мөстәкыйль кулланыла ала торган, кирәк вакытта бераз җыеп куела ала торган өлеше. Мебель модульләре 6) пед. Укыту системасында, белемнәрне ешрак тикшереп, балл кую мөмкинлеге булсын өчен, укытылырга тиешле программаның аерым бер өлеше һәм шул өлешне үзләштергәннән соң тапшырылган зачёт, имтихан һ.б. Билгеле инде, модуль, имтихан, зачётларны кат-кат тапшыралар. Мәгариф. Һәр модуль тәмам булганнан соң, тыңлаучылар имтихан тапшыра, һәм аларга белемнәренә тиңдәшле дипломнар (сертификатлар) бирелә. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. Модульләрдән торган. Модуль бәдрәфне ясау һәм җиһазлау 550 мең сумга төште. Шәһри Казан. Бу авылда фельдшер-акушерлык пункты өчен модуль бина төзеләчәк. Татарстан яшьләре |