МОДИФИКА’ЦИЯЛӘҮ ф. кит. Нәрсәгә дә булса модификация ясау; үзгәртү, башка төргә әйләндерү. – Наркотик чараларны модификацияләү, ягъни психоактив матдәләрнең күп төрен алдан ук дәүләт контроленә күчерү, киләчәктә бу хәлнең кичектерелүенә китерер иде, – дип белдерә ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы көрәш бүлеге башлыгы. Шәһри Казан. – Алдагы 15 елда тармакта заказлар тотрыклы булачак, чөнки Русиядә берничә атом станциясен модификацияләү көтелә, – диде Президент. Ватаным Татарстан

Модификацияли башлау Модификацияләргә керешү. Иске станцияләрне модификацияли башларга әмер бирелде. И.Нуруллин

Модификацияләп бетерү Барысын да модификацияләү. Дәүләт заказы системасын модификацияләп бетергәч, дәүләт чыгымнарын оптимальләштерү башланачак. Ватаным Татарстан

Модификацияләп кую Модификацияләнгән хәлгә китерү

Модификацияләп чыгу Бер-бер артлы һәммәсен дә модификацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә