МОДИФИКА’ЦИЯ и. кит. 1) Нәрсәнең дә булса үзгәрүе, башка төргә әйләнүе

2) Нәрсәне дә булса үзгәртү, башка төргә әйләндерү. Соңгысына килгәндә, бүген күпләрне генетик модификация ярдәмендә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, алардан ясалган ашамлыклар проблемасы борчый. Ватаным Татарстан. Безнең өчен балаларга сәламәт, модификация үтмәгән, витаминга бай ризык ашату мөһим. Шәһри Казан

3) Нәрсәнеңдер үзгәртелгән төре. Күргәзмәдә --- раритет гитаралар, төрле модификациядәге мандолиналар урын алган иде. Мәдәни җомга. Бу модификация тагын да югарырак техник характеристика белән аерылып торачак. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә