МОДИФИКА’ТОР и. лат. 1) тех. Төрле машиналарның хәрәкәтен, эшчәнлеген үзгәртү җайланмасы

2) хим., биол. Катнашмаларның үзлекләрен үзгәртү өчен кулланыла торган матдә. Углеродлы тимер эретмәләре кристаллашканда һәм кабатлана торган җылыту – суыту вакытында фаза әверелешләре кичерәләр, термомеханик, химик тәэсирләр һәм модификатор – кушылмалар керткәндә структураларын һәм үзлекләрен үзгәртәләр. Төзү материаллары

3) Генетика: төп генның тәэсирен киметә яки көчәйтә торган ген

4) лингв. Башка сүзләрнең мәгънәсен үзгәртә торган сүзләр, сүз төркемнәре; модификацияләүче сүзләр. Бер төркем тел семьялыкларында --- модификатор (актионсарт) фигыльләр кулланыла һәм аларның мәгънәләре беришле, мәсәлән, китү мәгънәсендәге фигыльләр модификатор буларак кинәт башлануны (балкып китү, ярсып китү), чыгу мәгънәсендәге фигыльләр тәмамлау, һәммәсен эченә алуны (укып чыгу, карап чыгу) белдерә һ.б. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә