МОДИ’СТКА и. фр. иск. 1) Хатын-кыз эшләпәләре тегү остасы. [Фәйзулланың] Хатыны Франциядә танылган модистка булган, --- ул теккән эшләпәләр әле дә музейларда саклана, диләр. Сөембикә 2) Хатын-кыз киемнәре тегүче. Бөтен дөньяга мәшһүр модалар уйлап табучы модисткалар Парижда яшиләр. Г.Гали. Мәхәббәтне үлчәүгә куялармыни, сөйгәнеңнең югары белемле яисә талантлы модистка булуы мөһиммени? Р.Мирхәйдәров |