МОДЕРНИ’СТИК с. Модернизмга нигезләнгән; модернизмга яки модернистка хас булган. Т.Галиуллин моңа кадәр әдәбият белемендә тискәре бәяләнеп килгән, ләкин күп кенә әдипләр иҗатына зур йогынты ясаган дини-мифологик катламның, модернистик һәм шәкли эзләнүләрнең махсус тикшеренүләр объекты булырга тиешлеген дәлилли. Д.Заһидуллина. Әсәрдә Яшәү һәм Үлем фәлсәфәсе модернистик әсәрләрдәгечә хәл ителә. Фән һәм тел. Бәлки, акыл, зиһен, күңел саташуларына корылган шигъриятне, чыннан да, модернистик әдәбият дип билгеләргә кирәктер? Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә